ҖЫЛЫ ОЧРАШУ
Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбендә 16 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге әгъзәлары белән җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе узды.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Әлфия Ситдикованың, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 2021 елда ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңүче, «Ел язучысы» исеменә лаек булган яшь талант Лилия Гыйбадуллинаның, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән якташыбыз Вазыйх Фатыйховның чыгышларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Очрашу бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ
Просмотры: 63