Бүген балалар бакчасында "Игелекле уеннар проекты буенча, "Икмәк-барсына да баш"дигән әңгәмә узды.
Балалар белән икмәкнең ничек барлыкка килүен өйрәндек: кечкенә бөртекнең ничек хуш исле икмәккә әйләнүен күрдек. Балалар һәр кисәк икмәкнең кадерен аңладылар: игенчеләр, тракторчылар, тегермәнчеләр һәм икмәк пешерүчеләрнең нинди авыр хезмәт куюын күрделәр. Ипи өебезгә килеп җиткәнче, күпме һөнәр иясе көч түгә. Балалар бодай һәм арыш бөртекләрен зурайткыч пыяла белән кызыксынып күзәттеләр, башакларын кулларына тотып карадылар. Оннан камыр, ә камырдан тәмле күмәчләр килеп чыгуы турында фикер алыштылар. Икмәк турында мәкальләр искә төшерделәр.
Соңыннан "Бөртекләрне ничек онга әйләндерергә" эксперименталь- тәҗрибә ясадылар.
Тәҗрибә вакытында балалар үзләре дә бөртекне онга ваклап карадылар, вакланган бодай белән онны чагыштырдылар.
#МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино
#Нурлатвоспитательнаяработа
#Часнауки
Просмотры: 21