Район китапханәсенә бу көнне татар теле укытучылары, китапханәчеләр һәм татар мәктәбе укучылары килде. Очрашуны Кама Тамагы районының социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Сороковнина Е. В. ачып җибәрде.
Әлеге очрашуга багышлап китапханә залында китап күргәзмәсе куелды һәм "Кече Кирмәннең Олы Ринаты" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Китапханәчеләр, укытучылар танылган язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ринат Мөхәммәдиев үзенең мәгънәле, оста итеп җавап бирүе, туган ягына булган мәхәбәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткезүе белән очрашуны тагын да җанлырак итте. Очрашу вакытында Мөдәрис Минневалиев башкаруындагы җырларны да югары бәяләп, аңа татар моңын саклап калуы өчен рәхмәт белдерде . Кичәдә катнашучыларга язучы әсәрләре турында, Ибраһим Гази, Туфан Миңнуллин белән таныш булулары турында сөйләде. Һәркем үзе биргән сорауга җавап тапты бүгенге кичәдә.
Соңыннан Ринат ага китапханәгә китапларын бүләк итте. "Татарстанның һәр почмагын сагынып кайтам, һәр район туган ягым кебек кадерле миңа. Бик сагынып кайттым, шушы матур төбәкне кабат күрәсе килү теләге кайтарды мине", – дип белдерде.
Очрашу бик күңелле узды, җылы тәэсирләргә бай булды. Кичәгә килгән тамашачылар сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп таралышты.
Менә шундый күпкырлы иҗат кешесе белән очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын.