15 октябрь көнне безнең балалар бакчасында балалар бакчасында балалар…
Загружаем изображение…
15 октябрь көнне безнең балалар бакчасында балалар бакчасында балалар белән “Шырпы — уенчык түгел” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы — тәрбия-белем бирү процессының аерылгысыз өлеше. Ул белем бирү, уен һәм практик чаралар аша тормышка ашырыла. Эшчәнлекнең төп максаты — балаларда янгын чыгу очрагында югалып калмау, дөрес гамәлләр кылу күнекмәләре һәм ут белән сак эш итү культурасы формалаштыру.Балалар белән , шырпы белән уйнауның нинди нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән мультфильм карадык. Мультфильм караганнан соң кыскача әңгәмә үткәрелде. Янгын сәбәпләре (төзек булмаган приборлар, шырпы, караусыз калдырылган учак) һәм аларны кисәтү ысуллары өйрәтелде.. Балалар «янучан» һәм «янмый торган» предметларны аерырга өйрәнделәр.. “Ут һәм су “уены уйналды. Ахырдан тәрбияче балаларны огнетушитель белән таныштырды.
Просмотры: 39