12 декабрьдә дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһиме- Россия Федерациясе…
12 декабрьдә дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһиме- Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне без балалар белән әңгәмә үткәрдек, слайдлар карадык. Әңгәмә барышында балалар, башка дәүләт кебек үк, Россиянең дә үз флагы һәм гербы булуы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Алар үз илләре белән горурланалар иде. Ахырда "Мин үз Россиямне яратам" дигән темага рәсем ясадылар.