‎Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү…

‎Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында билгеләнгән өстенлекле бурычларның берсе.
‎Чөнки нәкъ менә яшьләр — авылның киләчәге.
‎
‎Бүген, район башлыгы Рамил Нотфуллин, быел авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләрне котлап узды, намуслы хезмәткә юнәлеш биреп, уңышлар теләде.
‎
‎Быел район авыл хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаган яшь белгечләребез:
‎
‎• Рамазанова Чулпан Фоатовна – ООО «Якты юл»,  бухгалтер;
‎• Габидуллин Гадел Газизович – СХПК «Игенче», мал табибы;
‎• Бариев Рашит Радикович – ООО «СХП «Татарстан», мал табибы;
‎• Исмәгыйлева Азалия Рүзәлевна – ООО «Сорнай», орлыкчы-агроном;
‎• Рәхимуллин Ислам Халимович – ООО «Борбаш», мал табибы;
‎• Саләхетдинов Инсаф Ирекович – ООО «Якты юл», мал табибы;
‎• Сидорова Алина Тимуровна –
‎«Балтач РДВБ» ДБУ (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), район сынау лабораториясе лаборанты;
‎• Әшрафҗанов Рамил Айдарович –
‎«Балтач РДВБ» ДБУ, мал табибы.
‎
‎Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!
Просмотры: 139
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти