Загружаем изображение…
Загружаем изображение…
КДН вәкилләре белән очрашу👮
13 октябрь Бәрәскә урта мәктәбендә КДН вәкилләре - психолог Фазулзянова Лидия Рафилевна, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Багаутдинова Наилә Наилевна белән очрашу үтте.
Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, үз гамәлләрең өчен җаваплылык һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Укучылар үзләренең хокуклары һәм бурычлары, шулай ук аңлы рәвештә сайлау һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карауның мөһимлеге турында күбрәк белә алдылар.
Мондый очрашулар хокукый грамоталылык, үз гамәлләреңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга һәм законны үтәүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации
Просмотры: 107