БҮГЕН, 20 ОКТЯБРЬ ХАЛЫКАРА ПЕШЕКЧЕЛӘР КӨНЕ!
Пешекче һөнәре - зур осталык, түземлек һәм көч таләп итә торган хезмәт.
Бу һөнәр ияләренең эшләре җиңелләрдән түгел, аларга көнозын аяк өстендә булырга, кызу плитәләр тирәсендә кайнарга, эш сәгатьләрен бик иртә башларга туры килә. Аларның телне йотарлык тәмле ашлары, күңел җылысы салып әзерләгән ризыклары тукландыра да, матурлыклары, пөхтәлекләре белән күзләрне иркәли, табыннарны бизи.
Без дә бүген безнең балалар бакчасында эшләүче, балаларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы Гөлүсә апабыз белән әңгәмә кордык һәм бәйрәм белән котладык.
Шулай ук "Мин оста пешекче" уенын да уйнап алдык.