▶ видео
«Арский вызов»: республикабызының иң көчле туристлары Арча җирлегендә.
24 октябрьдә Арча районында зур спорт бәйрәме — «Арский вызов» республикакүләм җәяүле туризм ярышлары узды. Чараны Арча укучылар сарае һәм Казан шәһәренең «Простор» балалар-яшүсмерләр туризмы йорты берлектә оештырды.
Татарстаныбызның төрле районнарыннан җыелган командалар үзләренең җитезлеген һәм бердәмлеген күрсәтте.
Чарада катнашкан барлык командаларга, тренерларга һәм оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең һәрберегез — чын җиңүче.
Арча районы тагын бер тапкыр үзенең кунакчыллыгын һәм яшьләрне берләштерә алуын раслады. Алга, яңа юлларга!
#арчаукучыларсарае