Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Репост из «Сабантуй журналы»

«Укытучым балачакта» бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырабыз! 🎁


Дуслар, иҗади бәйгебездә җиңү яулаган укучыларыбызга бүләкләребезне тапшыра башладык! Бу атнада Арча районы Түбән Аты мәктәбендә булдык.

«Иң җылы хат» номинациясендә җиңүче Әхмәтвәлиева Азалиягә бүләгебезне тапшырдык. 🥰 Ул үзенең яраткан укытучысы — Шәмсетдинова Фәридә Фәнисовна турында бик тә җылы, ихлас язма әзерләгән иде.

Гомумән, бәйгебездә иң актив катнашучылар нәкъ менә Түбән Аты мәктәбе укучылары булды! Алар мәктәптә белем бирүче һәр мөгаллим турында кызыклы язмалар әзерләп җибәрделәр. Укытучыларга булган хөрмәтне, рәхмәт хисләрен шундый матур итеп җиткергәннәре өчен укучыларга зур рәхмәт!

Редакциябез исеменнән мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырдык, ә мәктәп китапханәсенә үзебездә нәшер ителгән китапларны бүләк иттек. 📚

Түбән Аты мәктәбе укучылары, киләчәктә дә шулай актив булыгыз, иҗади эшләрегез белән безне сөендереп торыгыз! Сезнең уңышларга без дә бик шат! ❤️
Просмотры: 80
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти