«Ял ит, солдат!» акциясенә кушылдык.
Безнең 4 нче сыйныф укучылары искиткеч матур һәм изге эш башкардылар — алар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга йомшак, җылы мендәрләр ясадылар🧸🛏️
Бу мендәрләр — гади генә түгел. Алар — безнең солдатларыбызга җылы, рәхмәтле сүзләребез, кайгыртуыбыз һәм терәгебез. Һәрбер җөйдә — сабыйларның ихлас теләге: «Исән-сау әйләнеп кайт!», «Җиңү белән кайт!»
❤️ Зур рәхмәтләребезне җиткерәбез:
🌟 Класс җитәкчебезгә! Сезнең оештыру осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм балаларны шундый мөһим эшкә туплый алуыгыз бәрабәренә бу акция шундый җылы һәм тату узды.
🌟 Укучыларыбызга! Чын күңелдән, бар осталыкларын һәм тырышлыкларын куеп, җитез куллары белән мендәрләрне ясап чыктылар. Булдырдыгыз, егетләр һәм кызлар! Сезнең кебек яшь патриотлар булганда, киләчәгебез ышанычлы кулларда👏
🌟 Кадерле әти-әниләргә! Балаларыгызны шундый игелекле, мәрхәмәтле һәм Ватанны сөючән итеп тәрбияләгәнегез өчен.
Ясаган мендәрләребез солдатларыбызга көч һәм җиңүгә ышаныч алып килсен❤️
#НовокинерскаяСОШ
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#новокинерскаяСОШ