Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бүген, 17 октябрь көнне, хөрмәтле җитәкчебез Татарстан…

Бүген, 17 октябрь көнне, хөрмәтле җитәкчебез Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Лилия Мәүләви кызы Ялалованың күркәм гомер бәйрәме - туган көне🌹🌹🌹
Җырлы-моңлы Ялаловлар гаиләсе 60 еллык тарихы булган “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле ветераннары, Лилия Мәүләви кызы ансамблебезгә дәүләт статусы бирелгән көннән алып инде 14 ел беренче, кабатланмас, алыштыргысыз, хөрмәтле җитәкчебез.
Хөрмәтле Лилия Мәүләви кызы!
Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын! Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен! Тормышның
һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!🌹🌹🌹
Сезне хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән - “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы.
Просмотры: 125
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти