30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү ул.
Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр өчен бу – кайгы көне булса, ә яшь буын өчен – безнең катлаулы тарихны танып белү көне. Бу – хәтер дәресе, без аннан тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш.