Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова…

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы җитәкчелегендәге комиссия бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка килде. Республиканың алдынгы мәктәпләренең берсе буларак, без тәҗрибә уртаклаштылар.

Комиссия туган телне үстерү, милли тәрбия юнәлешендәге проектлар белән танышудан башлады. Укучылар үзләренең гран-при яулаган проектлары белән таныштырдылар. Данил Салихов, Илфак Ибраһимов исемендәге кабинетлар да соклану уятты.

Башлангыч сыйныфларның "Идел-йорт" проекты, туган як тарихын өйрәнү, үсемлекләрне өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне саклау, һөнәрчелек, интеллектуаль юнәлештәге сыйныф проектлары югары бәяләнде.

Сәләтле балалар тәрбияләүдә коллективның, методик берләшмәләрнең инновацион эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре уңышлар, максатлар, планнар хакында сөйләделәр.

Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова гимназиянең 15 еллык тарихы, тупланган эш тәҗрибәсе, укучыларның, укытучыларның үсеше, ирешелгән уңышлар белән таныштырды.
Просмотры: 773
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти