Актаныш технология техникумы студентлары Мөслим районының Метрәй авылында урнашкан «Егет без» комплексына экскурсиягә бардылар.
Шифалы чишмә буендагы бу үзенчәлекле комплекс Ватан сакчыларының тормышын чагылдыра. Биредәге махсус хәрби операция шартларын кабатлаучы блиндаж һәм җир асты мәчете студентларда аеруча зур тәэсир калдырды.
Яшьләр әлеге урында беренче тапкыр булдылар. Экскурсия барышында алар хәрбиләрнең көнкүреше белән якыннан таныштылар, илебез иминлеге сагында торучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.