Бүген Иске Солтангол авылында зур бәйрәм — Зифа апа Фаррахова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылый! 🎂
Юбилярны район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Без дә Зифа апаны чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, бәхетле картлыкта яшәргә язсын! 🎉