▶ видео
ПРЕМЬЕРА 🔥
Иртәгә «Винни-Пух маҗаралары» спектакленең премьерасы! Балачактан таныш һәм яраткан әкиятне сәхнәгә чыгару өчен без бөтен командабыз белән әзерләндек! 🍯
Һәр курчак, декорация һәм сәхнә күренеше артында дистәләгән кешенең хезмәте тора: цех осталары, рәссамнар, бутафорлар, артистлар һәм спектакльне булдыруга үз өлешен керткән һәркемнең тырышлыгы! ✨
🎭 Режиссёр – Илгиз Зәйниев
🎨 Рәссам – Никита Протасов
🎶 Композитор – Лилия Таһирова
Премьерада көтеп калабыз! 😍