📣😱 Рәшит Фәтхрахманов яза: «СВОның озакламый тукталу ихтималлыгы үсә...»
Үткән тәүлекләрдә Британиянең абруйлы халыкара газетасы «Financial Times» россиялеләр игътибарын үзенә җәлеп итә торган хәбәр бастырды.
Инглизләргә ышансак, Европа Украинадагы конфликтны төгәлләргә тели. «Financial Times» ике сценарий турында яза: а) хәзерге фронт сызыгы буенча сугышны туктату, шул ук вакытта Украинаның НАТОга кермәвенә гарантияләр бирү; б) Киев Донбассның калган өлешен Россиягә тапшыра, әмма моның урынына НАТОга әгъза булып керү мөмкинлеген ала.