Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Загружаем изображение…

Хөрмәтле Әсгать Әхмәт улы!


Сезне «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе исеменнән ихлас күңелдән 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз – Ватаныбызга тугры хезмәт итүнең якты үрнәге. Республикабыз иминлеге, куркынычсызлык, тугры хезмәт, гаделлек, кешелеклелек төшенчәләре Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгызның төп сыйфатлары. Эш дәверендә иң катлаулы юнәлешләрне җитәкләдегез, куелган бурычларны намус белән башкарып олы хөрмәткә ирештегез. Сезнең фидакарь исемегез бөтен республика халкына таныш һәм моның сәбәпләре бик күп!
Без, «Ватаным Татарстан» редакциясе хезмәткәрләре, сезнең матбугатка, шул исәптән безнең газетага да булган игътибарыгыз өчен аеруча хөрмәт итәбез. Сезнең ярдәмегез, теләктәшлегегез белән татар телендәге дәүләт газетасы үзенең гасырлык тарихында халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә. Болай да тиз үзгәрүчән заманда татар журналистикасы тагын да җитез һәм өлгер булырга тиеш. Сезнең төпле киңәшегез республика матбугаты үсешенә зур өлеш кертә, Сезнең тәҗрибәгез олы максатлар куярга, аларга ирешергә ярдәм итә.
Хөрмәтле Әсгать Әхмәт улы! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа казанышлар телибез! Һәр башлангычыгыз яңа җиңүләр китерсен! Якыннарыгызның һәм хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, бәхеттә, муллыкта яшәгез!
Просмотры: 356
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти