Юка камырлы, читләре кетердәп торган пицца 👍😋 ✨Камыр өчен :
🔸он - 2 стакан
🔸су - 1 стакан
🔸тоз-чеметеп
🔸коры чүпрә - 5 гр
🔸Сыек май (оливковый) - 1 аш кашыгы
✨ эчлек:
🔸помидор - 2
🔸грудинка/колбаса - 300 гр
🔸сарымсак - 2 бөртек
🔸сыр - 300 гр
🔸орегано - чеметеп
🔸онга чүпрә, тоз, су болгатабыз, сыек май өстәп басабыз
🔸камыр 1 сәгатьтләп кабарды, баскалап куеп тагын 10 минут тирәсе торды
🔸эчлек өчен 2 помидорны кайнар су белән пешеклибез
🔸слив.май +оливковый майда вак итеп туралган сарымсакны кыздырып алабыз
🔸пешекләнгән помидорны телемләп кисеп, кыздырып алабыз, орегано өстибез
🔸камырны 2гә бүлеп җәябез( мин юка итеп җәям, шушы камыр 1 противеньга һәм 1 зур табага җитә)
🔸камырга помидорларны җәябез һәм 250гә кыздырылган мичкә 10-15 минутка куябыз
🔸алып, озынчалап туралган грудинка/колбаса салабыз һәм сыр кырабыз
🔸 тагын 6-10 минут тирәсе тотабыз. Үз духовкагызга карап пешерегез
Тәмле булсын!