Хыял
Иңне ингә терәп, икәү бара атлап
Тормыш юлын үтә бергәләп.
Пар аккошлар сыман уртак өмет белән
Бәхет тауларына үргәләп.
Хыялландык — шундый парлар кебек
Бергә булырбыз дип гомергә.
Ләкин безгә насыйп иткән икән
Ялгыз аккош булып яшәргә.
Әллә язмыш шулай адаштырды
Юлларыбыз аерылды.
Сагышларга түзеп яшәсәк тә
Күңелдә яра калды.
Баштан уйлар китми, сагындыра
Ник башкалар гына кавыша?
Ә безнең сөйгән йөрәкләр
Тик төшләрдә генә очраша?!
Иңне ингә терәп, икәү бара атлап
Тормыш юлын үтә бергәләп.
Пар аккошлар сыман уртак өмет белән
Бәхет тауларына үргәләп.
Хыялландык — шундый парлар кебек
Бергә булырбыз дип гомергә.
Ләкин безгә насыйп иткән икән
Ялгыз аккош булып яшәргә.
Әллә язмыш шулай адаштырды
Юлларыбыз аерылды.
Сагышларга түзеп яшәсәк тә
Күңелдә яра калды.
Баштан уйлар китми, сагындыра
Ник башкалар гына кавыша?
Ә безнең сөйгән йөрәкләр
Тик төшләрдә генә очраша?!
Просмотры: 6