Загружаем изображение…
Сезгә «Математик сабантуй» — математика буенча интерактив белем бирү уенын тәкъдим итәм!
🧮 Уенда командалар математик биремнәрне тиз һәм дөрес чишеп, аркан тартышуда үз көчләрен сынаша.
🎯 Төрле катлаулылыктагы биремнәр: арифметика, тигезләмәләр, процентлар, геометрия, ихтималлык һәм башкалар.
💡 Кирәк булганда киңәш алырга мөмкин.
🤖 Компьютерга каршы уйнарга да була.
🏆 Дөрес җаваплар — алга тарту, ә берничә дөрес җавап рәттән — өстәмә тарту!
Уен татар милли мәдәнияте элементларын математика белән берләштерә һәм укучыларда логик фикерләү, тиз карар кабул итү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
🌐 Уенны монда сынап карагыз: https://кошман.рф/math_sabantuy.html
Фикерләрегезне бу язма астында көтәм!
#МатематикСабантуй #Математика #Мәгариф #ИнтерактивУен #Укытучы #Татарстан