Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

«Туган ягым» паркына Госман Җиһаншин исеме бирелде



Бүген Олы Әтнә авылында урнашкан «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркына якташыбыз, күренекле дәүләт эшлеклесе Госман Шаһи улы Җиһаншин исемен бирү тантанасы узды. Бу чарага аның якын туганнары да кайтты .

Госман Җиһаншин 1926 елның 26 сентябрендә Олы Әтнә авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Белоруссияне, Литваны азат итүдә һәм Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда батырлык күрсәткән. Сугыштан соң туган районыбызда колхоз рәисе булып эшләгән, аннары Арча һәм Сарман районнарында җитәкче вазифалар башкарган. 1971–1983 елларда Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры булып хезмәт иткән .

Паркка аның исемен бирү — безнең өчен зур горурлык. Бу адым якташыбызның туган районыбызга, авыл хуҗалыгына керткән өлешен мәңгеләштерү генә түгел, ә яшь буынны тәрбияләүдә дә мөһим чара.

Район башлыгы буларак, мин мондый башлангычларны хуплавымны белдерәм һәм киләчәктә дә туган ягыбыз тарихын, күренекле шәхесләребезне саклап калу, мәдәни мирасыбызны баету юнәлешендә эшләячәкбез.

Тантанада катнашкан барлык райондашларга, оештыручыларга һәм Госман Җиһаншинның гаиләсенә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Просмотры: 64
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти