Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына лаеклы исемнәре…

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына лаеклы исемнәре кертелгән райондашларыбыз белән танышуны дәвам итәбез. Бүген безнең горурлыгыбыз – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп финансларын һәм икътисадын алып баручы, үз эшенең чын остасы булган хезмәттәшләр!

🌟 Газизова Инсира Гафурән кызы – "Фәйзи Галиев" исемендәге күмәк хуҗалыгының баш икътисадчысы.
Югары белемле белгеч үз хезмәт юлын 1983 елда бухгалтер булып башлый һәм 2012 елдан бирле җаваплы вазифада – баш икътисадчы булып эшли. Аның һөнәри осталыгы 2016 елда ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Иң яхшы АПК белгече» Республика конкурсында «Иң яхшы икътисадчы» номинациясендәге җиңүе белән дә расланган.
Соңгы елларда да Инсира Гафурән кызының хезмәте югары бәяләнә: ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2023 ел) һәм Рәхмәте (2024 ел), ә быел, 2026 елда, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

🌟 Хайруллина Зөлфия Рубис кызы – райондагы тагын бер алдынгы предприятие – «Күшар» күмәк хуҗалыгың баш хисапчысы.
Зөлфия Рубис кызы үзенең турыдан-туры вазифа бурычларына бик җаваплы карый. Ул зур күләмдәге эшне үз өстенә алып, аны һәрвакыт төгәл һәм сыйфатлы башкара.

Хөрмәтле Инсира Гафурән кызы һәм Зөлфия Рубис кызы! Сезне Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына керүегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең кебек тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән һөнәрмәннәребез булу – районның зур байлыгы. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм киләчәктә дә зур уңышлар телим!
Просмотры: 77
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти