Бүген Kazan Digital Week 2026 халыкара форумында катнаштым.
Форум 29-31 октябрь көннәрендә «Казан Экспо»да уза, бу юлы 76 илдән 20 меңнән артык катнашучыны җыйды . Төп тема — ясалма интеллектны гамәли кертү .
Әтнә районы өчен бу — авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, идарә итүнең яңа коралларын өйрәнү мөмкинлеге. Районның цифрлы үсешен алга таба да дәвам итәчәкбез.
Просмотры: 83