2026 елның 15-18 октябрендә Теләче районында 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Әтнә районы командасы тренер-укытучы Мәгъсүмов Нәкыйп Әлтәф улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда катнашты.
Бу көннәр беренче урын өчен тырышып һәм максатчан көрәшкән яшь спортчылар өчен рухи көч, осталык һәм командалы уен сынавы булды.
Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урын алу-җиңү генә түгел, ул тырыш хезмәт, үз көчеңә ышаныч һәм, әлбәттә инде, акыллы остазлык нәтиҗәсе. Бу җиңү киләчәк үсешкә һәм яңа спорт казанышларына көчле этәргеч бирә.
Команданы зур җиңү белән чын күңелдән котлыйм!