Хөрмәтле әтиләр!
Сезне ихлас күңелдән Әтиләр көне белән котлыйм!
Әти — гаиләнең таянычы, балалар өчен үрнәк, өйнең терәге. Сещнең кулларда балаларның киләчәге, аларның тәрбиясе һәм ышанычлы тормыш нигезе. Сез балаларыгызга хезмәт сөючәнлек, намуслылык, ватанпәрвәрлек кебек изге сыйфатларны сеңдерәсез.
Бүгенге көндә гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларны дөрес тәрбияләү — җәмгыятьнең иң мөһим бурычы. Сез бу изге эштә лаеклы өлеш кертәсез, гаиләләрегезнең җылылыгын һәм бердәмлеген саклыйсыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм балаларыгызның уңышларын телим. Әтиләр һәрвакыт горурлык һәм шатлык чыганагы булсын!