«Гаилә» милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме чараларыннан…
«Гаилә» милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлекләре киң. Бу юнәлештә Тохтиевлар гаиләсе үрнәк булып тора. Алар — яшь һәм күпбалалы, үрнәк алырлык гаилә. Әти-әни ике малай һәм бер кыз үстерәләр — барлыгы өч бала. Гаилә башлыгы төзелеш өлкәсендә хезмәт куя.
Хатыны Евгения исә күптәннән үзенең яраткан шөгылен чын һөнәргә әйләндерергә хыялланган. Ул үзмәшгульләр өчен бирелә торган мөмкинлекләр турында белгәч, 2024 елның февралендә социаль контракт төзеп, дәүләт ярдәме нигезендә үзмәшгуль статусын алган һәм үз эшен ышанычлы адымнар белән башлап җибәргән.
Бүгенге көндә Евгения — районда популярлык казанган маникюр остасы. Ул һәр эшкә күңелен сала һәм хезмәтенең хатын-кызларны сөендерүен күрә.
Иң мөһиме — үз эше аңа гаиләсенә дә вакыт бүлергә мөмкинлек бирә. Сыгылмалы эш графигы балалар белән күбрәк аралашырга һәм гаилә җылысын сакларга ярдәм итә. Чыннан да, үзмәшгульлек аңа яраткан эш кенә түгел, ә эш белән гаилә арасындагы алтын урталыкны сакларга юл ачты.
Социаль контракт төзү шартлары турында тулырак мәгълүматны Халыкны социаль яклау үзәгеннән алырга мөмкин.