Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

📝Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен республика семинары📝



22 октябрьдә Арчаның 5нче гимназиясендә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен республика семинары узды. Семинарга Тәтеш, Биектау, Әтнә, Балтач, Теләче һәм Арча районнарының иң алдынгы педагоглары җыелды. Чарада Татарстан туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе рәисе Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова катнашты. Семинарда шулай ук «Табигать варислары» Арча мәктәп урманчылыгы әгъзаларының күргәзмәсе дә күрсәтелде. Мәктәпнең яшь урманчылары кунаклар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. «Зазеркалье» театр студиясе Г.Тукай геройларының матур, тылсымлы һәм истә калырлык образлары белән тамашачыларны сөендерде. Коллективларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Э.А. Лотфуллина һәм З. Г. Кочуровага рәхмәтебезне белдерәбез
Просмотры: 38
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти