Хәтта акчаң әз булса да, вакыт бөтенләй җитмәсә дә, барыбер сәяхәт итәргә кирәк. Рәхәт ял гына түгел, депрессия һәм чир белән көрәштә дә бик шәп “географик ысул” бит ул. Ике генә көн чит җирләрдә йөрү дә депрессия чалымнарын киметә башлый —кешеләрнең 89% үзен яхшырак хис итә: рухи яктан да, физик яктан да. Бу — статистика. Һәм йөрәк пристубы куркынычы 20%ка кими — гәрчә сәяхәт кыска гына булса да.
Юл йөргәндә баш мие нейроннары яңара, авыр хәсрәт чигенә төшә, күңелдә яңа тәэсирләр урын ала.”Үзеңнән качып булмый” дигән сүзләр сәяхәткә кагылмый, ул башка хакта. Ә менә сәяхәт ярдәмендә чир-авырулардан качу бик мөмкин. Якын кешеләрең белән бергәләп сәяхәт итү тагын да шифалырак —кат-кат исәпләүләрдән соң, галимнәр шулай дип раслаган.
Димәк, акчаң һәм көчең җиткәнчә, “географик ысулны” кулланырга тырышу кирәк. Кайвакыт хәлне яхшырту өчен ике көн дә җитә. Озаграк йөрсәң, әйтик бер-ике атна, шәбрәк инде, әлбәттә. Юл авырлыгы онытыла, ә рәхәтлек хисе күңелдә гомергә кала.
“Урын алыштырасы килү” — ул кызык өчен генә әйтелгән сүз түгел. Аңа салган акчаны үз саулыгың, психик һәм физик халәтеңне яхшыртуга тотасың бит. “Географик ысулны” авыр депрессия вакытында, невроз, төрле бәйлелек очрагында уңышлы кулланалар. Һәм ул иң рәхәт дәва ысулы! Антидепрессантлар кечкенә сәяхәткә караганда кыйбаткарак та төшәчәк әле! Димәк, юлга, сәяхәткә чыгу — кирәкле шәй...