Кышкы кичтә матур җырлар тыңлап, көндәлек мәшәкатьләрне онытып, күңелгә ял бирәсе килә. Әгәр сез дә җыр-моң яратасыз икән, бу очрашу нәкъ сезнең өчен!
11 декабрьдә Мамадыш сәхнәсендә Алмаз Латыйпов чыгыш ясаячак. Тамашачыларны яраткан җырлар, матур көйләр һәм ихлас башкару көтә. Бу кичтә һәркем үз күңеленә якын булган җырны табар, рәхәтләнеп ял итәр дип ышанабыз.
🗓 11 декабрь ⏰ 19:00 📍 Мамадыш, Район мәдәният йорты
💰 Билет бәясе: 800 сум 6+ 📞 Белешмәләр өчен: +7 855 632 88 03
Якыннарыгызны, дусларыгызны чакырыгыз! Бергәләп матур җырлар тыңлап, онытылмаслык кич үткәрегез. Залда урыннар саны чикләнгән, билетларны алдан алып куюыгызны сорыйбыз! 🎶