Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бүген юл хуҗалыгы хезмәткәрләре Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.



Юл хуҗалыгы хезмәте катлаулы һәм җаваплы тармак. Әлеге юнәлештә хезмәт куючылар республикабызның төрле почмакларында һәм районыбыз җирлегендә транспорт артерияләре буенча хәрәкәт итү мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшли. Урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка район-шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана.

Юллар төзекләндерүдә бигрәк тә соңгы елларда республикада һәм районыбызда актив тормышка ашырылган программа - проектлар ярдәмгә килә. Боларның барысы да бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләүче юл хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм осталыгына бәйле.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннар! Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Просмотры: 361
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти