Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🚛Бүген Балтач районыннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби…

Репост из «Балтасинский муниципальный район РТ»

Бүген Балтач районыннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби… — фото 1 из 2, канал «Рамиль Нутфуллин» Бүген Балтач районыннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби… — фото 2 из 2, канал «Рамиль Нутфуллин»
Бүген Балтач районыннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби… — видео, канал «Рамиль Нутфуллин» ▶ видео
🚛Бүген Балтач районыннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына юлга кузгалды. Елена Вәлиева, егетләребез аны якын итеп "Мама Лена" диләр, һәм аның командасы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә генератор, детектор, автоном җылыткычлар,аккумуляторлар,портатив газ плитәләре, яшелчәләр, консервыланган ризыклар, бик күп маскет челтәрләре, исемле посылкалар, җылы киемнәр, оекбашлар һәм башка кирәк-яраклар туплап алып киттеләр.
Шулай ук хәрби госпитальгә дә бик күп медикаментлар илтәчәк волонтерларыбыз. Районыбыз халкы ярдәме белән ясалган чәк-чәкләр, тәмле өй ашлары, кипкән ипиләр якташларыбызга туган якның шифалы һавасын да җиткерә алсын иде.

🕊️Рәхмәт сезгә, волонтерлар!
Әйдәгез, аларга булган матур теләкләрне комментарийларда калдырыйк әле! Илләребез имин, күкләребез тыныч булсын! Тормыш рәвешен, үз вакытын шушы изге эшкә алыштырган волонтерларыбызга зур рәхмәт! Киң күңелле, ярдәмчел халкыбыздан ярдәмне туплап, төяү һәм аларны ватаныбызны саклаучыларга илтеп тапшыру зур көч һәм вакыт сарыф итә. Аларның тырышлыгы күңелдә соклану катыш горурлык хисләре тудыра.

⭐️Зур юлларда хәвеф-хәтәрсез, исән-имин йөрегез! Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның күнелләрен җылытып, якыннарының күчтәнәчләрен һәм Балтач сәламнәрен дә җиткерегез!
#добрыйтатарстан
Просмотры: 412
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти