Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бүген махсус операциядә катнашкан якташ солдатларыбызга Россия…

Репост из «Балтасинский муниципальный район РТ»

Бүген махсус операциядә катнашкан якташ солдатларыбызга Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Батырлык ордены һәм Изге Георгий орденының аерымлык билгесе(знак отличия ордена Святого Георгия - Георгиевским Крестом) тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар, махсус хәрби операциядә һәлак булган Борнак авылы егете рядовой Азат Тәлгать улы Кәримовның Батырлык орденын әтисе Тәлгать Кәрим улына, сержант – Балтач районының Әтнә авылы егете Рамил Рифат улы Ямалиев һәм Ушма авылыннан кече сержант Александр Андреевич Ишмурзиннарның бүләкләрен шәхсән үзләренә тапшырдылар!

Солдатларыбызның хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары алдында баш иябез! Һәлак булган батырларыбызның урыннары оҗмахта булсын! Ил-көннәребезгә иминлек кайтсын, солдатларыбызга исән-имин туган якларга әйләнеп кайтып, тыныч тормыш башларга насыйп булсын.
Просмотры: 541
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти