Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

‎Балтач бистәсе үзәгендә күләмле төзекләндерү эшләре гөрли! Җирле…

Репост из «Балтасинский муниципальный район РТ»

‎Балтач бистәсе үзәгендә күләмле төзекләндерү эшләре гөрли! Җирле эшмәкәрләргә үз сәүдә нокталары каршысын тәртипләү тәкъдим ителүгә, алар бердәм булып, мәйданнарга яңа брусчатка түшәү эшен башлап җибәрделәр. Тиздән биредә яшелләндерү эшләре башланып китәчәк, агачлар, куаклар утыртылачак.

Бүген үзәктәге төзекләндерү эшләре барышы белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышып чыкты, эшләүчеләр һәм сәүдә нокталары хуҗалары белән аралашты.

‎Бердәмлек белән тудырылган матурлык күзне иркәли. Әмма, ни кызганыч, хезмәт кадерен белмәүчеләр дә очрап тора. Кайберәүләр машиналары белән брусчатка өстенә менеп, кеше хезмәтенә хөрмәтсезлек күрсәтә.
‎
‎Тирә-юнебезне ямьләндерү өчен күпме көч, вакыт һәм чыгымнар сарыф ителә. Шуңа күрә, булганны саклыйк! Кеше хезмәтенә, тудырылган матурлыкка битараф булмыйк!
Фотоальбом https://baltasi.tatarstan.ru/foto_report.htm/photoreport/11098279.htm
Просмотры: 363
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти