Иң авыры - егетләрне кабат элекке тормышка кайтару
Казанда шәһәр үзәгендә урнашкан “Батырлар терәге” ресурс үзәгенә барган идем. Хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләре өчен алыштыргысыз урын бу. Массаж, күнегүләр ясау кабинетлары, психолог белән сөйләшү, музыка, кул эшләре, спорт белән шөгыльләнү урыннары да каралган. Үзәкнең җитәкчесе – Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
–Беренче эш итеп махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илтә башладык. Солдат хатыннарына, балаларына, тол калучыларга социаль- рухи ярдәм күрсәтү, аларны борчыган сорауларга җавап бирү өчен дә “Батырлар терәге” үзәге булдырырга кирәк иде. Хәрби бәрелешләр тынар, илләр тынычланыр, тик бу үзәк хәрбиләргә, аларның хатыннарына аннары да кирәк булачак әле, –ди Мансур хәзрәт.
Хәрби операциядән яраланып кайткан егетләр арасында эчүгә сабышучылар, яшәү мәгънәсен югалткан кешеләр дә бар икән. “Аларны кабат тормышка кайтару –иң авыры”, ди хәзрәт.
–Бер егет махсус хәрби операциядән ике аяксыз кайтты. Аны хатыны ташлады. Ул эчүчелеккә бирелде. Аның белән озак сөйләштек. Егет, барысын да аңлап, үзендә яңа тормыш башларга көч тапты. Чибәр генә кызга өйләнде. Тиздән балалары туачак. Ә ул егет бездә хәрби операциядән кайтучылар белән эшли. Чөнки аларның хәлен бары тик ул мәхшәрне үз башыннан кичкәннәр генә аңлый, – ди Мансур хәзрәт.