Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Нигә көндез йокы килә?


Кайчакта күпме йокласаң да, организм ял итмәгән кебек. Көне буе апын-төпен йөрисең, күзләр йомыла, баш авырта. Гел ятасы гына килеп тора. Бу чынлап та йокы туймау аркасындамы, әллә, сәбәбе башка булырга мөмкинме? Бу хакта Казанның 21нче сырхауханәсендә табиб, терапевт, көндезге стационар бүлек мөдире Гөлназ Шакирова белән сөйләштек.
–Гөлназ Фәнисовна, көндез йокы килү нормаль күренешме?
– Әгәр кеше төнлә юньләп йокламаса, көчле стресс кичергән булса аның көндез ятып торырга теләве гадәти күренеш. Аерым бер сәгатьләрдә: 13.00-15.00гә кадәр һәм 2.00-4.00 аралыгында кешенең дәрте сүрелгән вакытлар булып санала. Әгәр кеше җитәрлек йоклап та, көн саен йокы туймаудан зарланса, көн саен көндез йокысы килсә, ниндидер эш башкарганда, атлап барган җирдән йоклап китә башласа, хәтере начарланса, хәлсезлек тойса, игътибары кимесә, баш авыртулар еш күзәтелсә, кан басымы гел күтәрелеп, төшеп интектерсә, хастаханәгә барырга киңәш ителә.
–Кеше көненә ничә сәгать йокларга тиеш?
–Үсмерләргә көненә 8-10 сәгать, (балаларга тагын да күбрәк), зурларга 7-9 сәгать, өлкән яшьтәгеләргә 6-8 сәгать йоклау норма булып санала. Дөрес, күп очракта ничә сәгать йоклаудан бигрәк, йокының сыйфатлы булуы мөһим.
–Йокламау нәрсә белән куркыныч?
–Йокысы туймаган кеше үзен хәлсез итеп хис итә. Мәгълүматны кабул итә алмый, игътибары кими. Йокысызлык гормональ үзгәрешләргә, матдәләр алмашы бозылуга китерә. Нәтиҗәдә кешенең гәүдә авырлыгы артырга, тырнаклар сынарга, чәч коелырга мөмкин.
Йокы сыйфатлы булсын өчен нишләргә?
1. Йокларга бер сәгать кала компьютерда утырмагыз, телефон да карамагыз. Кичке сәгатьләрдә интернеттан мәгълүмат укып яту да файдага түгел, бу йокыны качыра.
2. Телевизор караганчы, йоклар алдыннан китап укысагыз яхшырак.
3. Ятканчы саф һавада йөреп керү әйбәт.
4. Мендәрегез, киемегез уңайлы булсын.
5. Йоклар алдыннан ашамагыз.
Просмотры: 931
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти