Җылы салат
Баклажаныгыз бармы? Әйдә бер тәмле салат ясыйбыз.
2 кечкенәрәк баклажанны чистартып, 4 өлешкә буйга кисеп тозлы суда тотабыз. Ул арада 2 помидорны, 1 татлы борычны шакмаклап турыйбыз. Баклажанны бик зур булмаган кисәкләргә турап, кукуруз крахмалында әвәләп алабыз һәм күбрәк май салып табада пешерәбез. Салатка туралган пешкән ит кушсаң да була. Яшел тәмләткечләр: кинза, петрушка йә укроп белән бизибез.Кара кунжут орлыгы сибеп җибәрсәгез дә була. Тәмле яллар сезгә!