Кәбестә белән сарымсакны ничек саклау яхшырак?
1️⃣ Кәбестә азык-төлек пленкасына төреп куйганда яхшырак саклана.
Һәр кәбестәне аерым-аерым һава кермәслек итеп 2-3 кат пленкага төрергә һәм базга төшерергә кирәк. Пленка кәбестәгә мөмкин кадәр ныграк ябышып торырга тиеш.
2️⃣ Ә сарымсакка килгәндә, ул кыш уртасында ук кибә, чери башларга мөмкин. Моны кисәтү өчен, киптерелгән сарымсакны эмальле кәстрүлдә бодай оны белән аралаштырып сакларга була.
🔺Сарымсаклар бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Өстенә дә күмелерлек итеп он сибәргә. Кәстрүлнең капкачын капларга һәм аш-су бүлмәсенә коры урынга куярга. Сарымсак он эчендә язга кадәр бозылмый саклана.
🔺Сарымсак черемәсен, үсмәсен өчен, төбендәге вак тамырчаларын яндырырга да була.
📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝