🎤“Талантлы якташлар” сәхифәсе
🖍️Менә бу игезәк кызлар – Гөлназ–Гөлчәчәк Хәмидуллиналар – Иж-Бубый авылында туып-үстеләр.
Бик кечкенә вакытларыннан ук район сәхнәләренең бизәге булдылар.
🎤Җырчы кызлар алар!
🖍️Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының музыка сәнгате факультетында бакалавр һәм магистратураны тәмамлаганнар.
🖍️Хәзер Казанда балалар иҗат үзәгендә, өстәмә белем бирү өлкәсендә вокал укытучысы булып эшлиләр.
🖍️"Гөлләр" вокаль дуэты буларак иҗат итәләр. Бик күп фестиваль-конкурсларда катнашалар. Татар халык җырлары, классик әсәрләр, ретро, эстрада җырларын башкаралар.
🖍️Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова төркемендәге "Хәят" вокаль ансамбле составында күп чараларда чыгыш ясыйлар.
🧐Алар япон телен дә беләләр
🖍️Тагын бер үзенчәлекле яклары: "Duet HanaKo" исеме астында япон телендә Рәсәйкүләм азия фестивальләрендә җырлыйлар.