🖍️Бу фотоны тумышы белән Ямурзадан булган, хәзер Лаеш районы Столбище авылында яшәүче Энҗе Галимуллина–Вафина җибәрде
🖍️“Элек авылыбызда Надя исемле апа менә шундый мендәр тышлары чигә иде. Аны авылдашлар бик теләп алалар иде. Надя апа шундый әйбәт, игелекле иде. Ире Нәҗми абый бик матур гармунда уйный иде. Менә бу мендәр тышы – аның истәлеге”, – ди Энҗе апа.
😊Һәм ул әлеге каналның үзләре өчен бик файдалы, кызыклы булуын да әйтте. Рәхмәт җылы сүзләрегез өчен!