💯Исәнбайда яшәүче каләм остасы Фәридә апа Җәмилеваның шигырен куйыйм әле.
⏰Беркайчан да җитми торган нәрсә
Бәлки, беләсездер, ул - вакыт.
Учтан коела торган ком шикелле
Булмый берничек тә туктатып.
⏰Сәгать теле түгел, борып булмый
Күпме тырышсаң да кирегә.
Уйлар гына үткәннәргә илтә,
Аңа киртә түгел берни дә.
⏰Көч-куәтне бераз тыеп була,
Илһам килсә, җанда саклана.
Уй-хисләрне йөгәнләргә була,
Вакыт чаба...җитез атлардай.
⏰Вакыт кайтмый...үкереп еласаң да,
Калган эшкә, никтер,кар ява.
Һәр мизгелнең кадерен белеп кенә
Яшәп булса иде дөньяда.