Бүген моң иясе Гафият Нигъмәтуллинның туган көне — фото, канал «Миләүшә хәбәр итә🖌📕🎤»
Бүген моң иясе Гафият Нигъмәтуллинның туган көне — видео, канал «Миләүшә хәбәр итә🖌📕🎤» ▶ видео

🎼Бүген моң иясе Гафият Нигъмәтуллинның туган көне


 
Уразайда гомер кичергән иң талантлы якташыбыз иде Гафият абый
 
🖍️Исән булса, аңа бүген 74 яшь тулган булыр иде.
 
🖍️Заманында Салагыш мәдәният йорты мөдире, Пушкин исемендәге колхозның комсомол оешмасы секретаре, Салагыш авыл Советы рәисе, күп еллар нефтьче булып эшләгән.
 
Кайда гына эшләсә дә, гармун аның юлдашы булган.
 
Искиткеч матур уйный иде Гафият абый гармунда. Районның “Көмеш телле гармун” халык ансамбленең беренче баянчылары рәтендә ул да бар иде.
 
Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә лауреат булган. Районда Таҗи Гыйззәт исемендәге премия лауреаты ул.
 
❗️Үзешчән композитор 60ка якын шигырьгә көй язган
 
Сүз авторларының күбесе – Әгерҗе районы каләм осталары
 
🖍️Гафият абыйның җырлары үлемсез. Бер генә бәйрәм дә аның җырларыннан башка узмый
 
🎼Әлеге видеода ул үзе көй иҗат иткән “Уразай каеннары” җырын башкара
 
Урыны оҗмахта булсын талантлы якташыбызның!
Просмотры: 707
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти