🧄Көчек авылы уңганнары сарымсак, суган утырта
🖍️Фотода Алмаз–Гөлчәчәк Насыйровлар
🧅“Сарымсак, суган утыртуның нәкъ вакыты”, диләр тәҗрибәле бакчачылар
🖍️Көз җылы килгәнлектән ел саен сарымсак утырту вакыты күчә икән.
🖍️Ун еллап элек октябрьнең беренче ункөнлегендә утыртканнар. Узган ел 17 октябрь булган. Быел исә тагын бер атнага соңрак, ягъни 25 октябрьдә утырталар. Утыртканда иң эре, 4-5 төшле сарымсакның гына төшләрен алалар.
❗️Ашыгырга кирәкми, диләр Насыйровлар. Суган, сарымсак утыртканнан соң шытып җир өстенә чыгарга тиеш түгел икән! Белеп торыгыз!
🧄Алмаз белән Гөлчәчәк бәрәңге бакчасының биш-алты сутыена сарымсак утырталар. Көрәк белән казып, тирән итеп утырталар. Бу җәй коры килсә, сарымсак бирешмәсен өчен шулай эшләнә.
🖍️Сарымсак бик эре була, диләр.
❗️Тагын бер киңәш: сарымсакны алгач, сабагын кисмичә күч-күч бәйләп, элеп куялар. 2-3 атнадан соң гына кисәләр икән. Язга кадәр шиңми дә, кипми дә!
👍Көчек авылында күпләр сарымсакны Насыйровлар үрнәгендә утырталар.
❗Шәп киңәш! Файдалы киңәш! Насыйровларга да, мәгълүмат җиткергән һәм фото юллаган Дилүс Гаскәровичка да зууур рәхмәт!
Просмотры: 742