✅Кадыбаш волонтерлары үрнәк күрсәтә
🖍️Әлеге җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларга һәрдаим ярдәм күрсәтәләр
🖍️Халыктан акча җыеп кирәк-яраклар алганнар. Хәзер “Ярдәм янәшәдә” берләшмәсе волонтерлары атнага биш көн маскирока челтәрләре үрәләр.
– 6х3 үлчәмле биш челтәр үрәчәкбез, – диләр
Изге эштә егермеләп кеше катнаша. Аларга мәктәп укучылары да ярдәмгә киләләр. Өлкәннәр яшь буынга да үрнәк күрсәтә. Яшь буынның да җиңүне якынайтуга зур өлеш кертүе мактауга лаек.
Җирлек апалары кыш көне оекбаш, мунчала бәйләгәннәр.
Афәрин!