✅Эремчекле шарчыклар
Рецепт
❗️Кирәк: 500 грамм эремчек, 0,5 стакан шикәр комы (мин азрак салам, тәменә карарсыз), 4 йомырка, 1 чәй калагы сода, 3 стакан тирәсе он.
❗️Яхшылап болгатабыз. Камыр артык куе булырга тиеш түгел. Сыеграк булса, азрак он өстибез
❗️Тирәнрәк савытка көнбагыш мае салып кыздырырга куябыз
❗️Ул арада кулны салкын суда чылатып камырдан зур булмаган шарчыклар ясыйбыз. Онлы тактага куеп барабыз.
❗️Майга салып кыздырабыз. Әйләндерергә онытмыйбыз
☕️
Тәмле дә, туклыклы да.
Мин үзем чамалап салам бар нәрсәне дә.
Просмотры: 707