✴️КАБАКТАН ЦУКАТЫ
🖍️Сез сорадыгыз, язылучыларым рецепт җибәрде. Зууууур рәхмәт!
❗Рецептны Әгерҗедә яшәүче Миләүшә Шәйхетдинова тәкъдим итә
🖍️Кирәк:
5 кило кабак, 600 грамм шикәр комы (азрак киметергә мөмкин, баллы була), 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 2 әфлисунның согы һәм кабыгы.
Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы.
🖍️Кабакны турыйбыз, шикәр комы, әфлисун, лимон кислотасы салып берничә сәгать тотабыз.
🖍️Кәстрүлгә салып кайнатырга куябыз, кайнап чыккач, утта 5 минут тотабыз. Аннан сүндереп, бераз суытабыз һәм яңадан 2-3 минут кайнатып алабыз.
🖍️Согын сөзеп, кабакны киптерергә куябыз. Миләүшә махсус киптергечтә киптергән.
❗❗❗Искәрмә: Миләүшә кабакны ваграк тураганмынмы, озаграк киптергәнменме - катырак булды, ди. Тәме бик тәмле, диде. Шуңа күрә үзегез чамалагыз.