Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

ФИКЪҺ — ГЫЙЛЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, ХИКМӘТ ТӘ



🗒️ Бер галимнән сораганнар:

— Сез ни өчен фикъһ гыйлемен өйрәнәсез?

Ул болай дип җавап биргән:

— Мин фикъһ китапларыннан өч зур гыйбрәт алдым.

🔹 Беренче гыйбрәт — никах бүлегеннән.

Шәригатьтә бер үк вакытта ике апалы-сеңелле хатын-кыз белән никахта булу тыелган. Шул хакта укыганда, мин үземә болай дидем:

«Дөнья белән Ахирәт тә ике апалы-сеңелле кебек. Икесенә дә берьюлы тулысынча бирелеп булмый».

🔹 Икенче гыйбрәт — талак бүлегеннән.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

﴿وَلَا أَنْ تَنْكِحُوا أَزْوَاجَهُ مِنْ بَعْدِهِ أَبَدًا﴾

«...Аның хатыннарына аннан соң беркайчан да өйләнә алмассыз».
(«Әхзаб» сүрәсе, 53 нче аять)

Шул хакта уйлангач, мин үземә болай дидем:

«Расүлуллаһ ﷺ дөньядан китте, ә дөнья аның өммәтенә калды. Мин Расүлуллаһ ﷺ сайлаган юлны ташлап, дөньяга өйләнгәндә аңа тулысынча бәйләнә алмыйм».

🔹 Өченче гыйбрәт — сәүдә бүлегеннән.

Сәүдәдә тигез күләмдә һәм кулдан-кулга алмашу таләп ителә торган кайбер товарлар бар. Аларны бер-берсе белән тигез күләмдә алмаштырырга кирәк, ә артык алу риба хөкеменә керә.

Шул хакта уйлап, мин үземә болай дидем:

«Әгәр кеше мәңгелек тормышын вакытлыча дөнья ләззәтләренә алыштырса, ул нинди зур югалтуга дучар була!»

📖 Гыйбрәт шунда: фикъһ — хәләл белән хәрамны аерырга өйрәтә торган гыйлем генә түгел. Ул кешене уйланырга, тормышның чын кыйммәтләрен аңларга һәм Ахирәтен кайгыртып яшәргә дә өйрәтә.

Дөнья — вакытлы сынау, ә Ахирәт — мәңгелек тормыш.

Аллаһ Тәгалә безгә файдалы гыйлем, шул гыйлемгә муафыйк гамәлләр һәм дөньяга алданып, Ахирәтебезне онытмауны насыйп итсен!

🤲 Әмин!
Просмотры: 61
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти