Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

– Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга?



– Намазның фарызларын укысаң, Аллаһның әмерен үтәдең, намазың намаздан китте дигән сүз. Әмма күңелең белән намазда булмасаң, аның савабы аз була. Намазны ашыкмыйча җиренә җиткереп һәм сөннәтләрен дә укысаң, сиңа савабы күбрәк языла. Тәсбих тә тартсаң, зекер дә әйтсәң, савапны тагын да артыграк аласың. Өстеңнән намаз уку бурычын гына төшермисең, зур бер багаж савап та аласың.

Кыямәт көнендә килер ди фарыз намазлар һәм алар булыр ди тишекле-тишекле. Аллаһы Тәгалә шунда, башка саваплы гамәлләре бармы, дип сорар. Нәфел намазлар, сәдакаларың шул тишекләрне каплый. Сүз уңаеннан, сөннәт намазларын һичшиксез укырга кирәклеген дә әйтергә кирәк.

Аларны калдырырга гадәтләнмәгез, кайбер галимнәр: «Гөнаһлы булырсыз», – дип тә кисәтә.
Просмотры: 78
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти