Бүген – «Агыйдел»  ансамбленең 60 еллык юбилее! Район мәдәният йортында узган тантаналы концерттан соң күңелдә иң якты тәэсирләр калды.



60 ел – ул зур тарих кына түгел, ә меңләгән тамашачыга бүләк ителгән күңел җылысы. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген дә үзенең югары дәрәҗәсе, кабатланмас зәвыгы һәм миллилеге белән республикабызда үз лаеклы урынын алып торган иң көчле коллективларның берсе.

Бу бәйрәм көнендә ансамбльдә хезмәт куючы артистларга, музыкантларга һәм оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем – сәнгать учагына нигез салган ветераннарыбызга. Сез – милли мәдәниятебезне саклап калучылар, безнең горурлыгыбыз! Бәйрәм белән!👍
Просмотры: 877
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти